Пояснительная записка 1 Принципы и подходы к формированию образовательной программы основного общего образования 6



страница29/53
Дата09.08.2019
Размер0.99 Mb.
#127791
ТипПояснительная записка
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   ...   53

Анна Андреевна Ахматова


Слово о поэте.

Стихотворения: «Не с теми я, кто бросил землю…», «Мужество» (возможен выбор других стихотворений).



Война как проверка человека на мужество, человечность и патриотизм. Активность гражданской позиции поэта. Тема родины и гражданского долга в лирике Ахматовой.

Марина Ивановна Цветаева. Слово о поэте.

«Идешь, на меня похожий…», «Бабушке», «Стихи к Блоку», «Родина». Особенности поэтики Цветаевой. Традиции и новаторство в творческих поисках поэта.

Александр Трифонович Твардовский.

Слово о поэте.

Стихотворения «Весенние строчки», «Я убит подо Ржевом». Стихотворения о Родине, о природе. Интонация и стиль стихотворений

Теория литературы. Силлабо-тоническая и тоническая система стихосложения. Виды рифм. Способы рифмовки (углубление представлений)

Литература народов России

Габдулла Тукай

Слово о поэте.



Стихотворения из цикла «О, эта любовь!»

Лиризм стихотворений поэта, использование традиционной формы газели. Тукай как переводчик поэзии Пушкина, Лермонтова и других русских поэтов, его вклад в развитие татарского языка и литературы.



Песни и романсы на стихи поэтов 19-20 веков

А.С.Пушкин. «Певец»; М.Ю.Лермонтов. «Отчего»; В.Соллогуб. «Серенада»; Н.Некрасов. «Тройка»; Е.Баратынский. «Разуверение»; А.Толстой. «Средь шумного бала, случайно…»; А.Сурков. «Бьётся в тесной печурке огонь…»; и др. Романсы и песни как синтетический жанр, посредством словесного и музыкального искусства выражающий переживания, мысли, настроения человека.

Михаил Афанасьевич Булгаков.

Жизнь и творчество (обзор).



Повесть «Собачье сердце».

Особенности булгаковской сатиры. Сюжет и система образов повести. Авторская позиция и способы её выражения. «Шариковщина» как социальное и моральное явление. Философская проблематика повести.


Михаил Александрович Шолохов


Жизнь и творчество (обзор).

Рассказ «Судьба человека».

Гуманизм шолоховской прозы. Особенности сюжета и композиции рассказа. Трагедия народа в годы войны и судьба Андрея Соколова. Проблема нравственного выбора в рассказе. Роль пейзажных зарисовок в рассказе.


Теория литературы. Реализм в художественной литературе. Реалистическая типизация (углубление понятия).

Александр Исаевич Солженицын


Слово о писателе.

Рассказ «Матренин двор».

Автобиографическая основа рассказа, его художественное своеобразие. Образ главной героини и тема праведничества в русской литературе.



Теория литературы. Притча (углубление понятия).

2.2.2.3. Татарский язык и литература


Татарский язык (татарская группа)

Фонетика. Орфоэпия

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак фонетика. Сузык һәм тартык авазлар. Иҗек. Сүз басымы.

Тел белеменең бер бүлеге буларак орфоэпия. Татар сүзләрендә басым һәм сүзләрне дөрес әйтү нормалары. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү. Аларга фонетик анализ ясау.

Үзеңнең һәм иптәшләреңнең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирү (авазларның әйтелеше, сүз басымын дөрес кую). Шушы максаттан чыгып, орфоэпик сүзлектән файдалана белү.



Графика

1.Тел белеменең бер бүлеге буларак графика. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.



  1. Сүзнең аваз һәм хәрефләрен чагыштыру. Алфавитны белүнең сүзлекләрдән, төрле белешмә әдәбияттан фадаланудагы әһәмиятен аңлау.

Морфемика һәм сүз ясалышы

  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак морфемика һәм сүз ясалышы. .

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.

Төрле ысуллар белән сүз ясалу: ясагыч кушымчалар ярдәмендә, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һ.б.



  1. Морфеманың сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге булуын, аның яңа сүз һәм форма ясаудагы әһәмиятен аңлау.

Сүзләрнең ясалу ысулларын билгеләү.

Уку эшендә төрле (сүз ясалышы, этимологик) сүзлекләрдән файдалану.



Лексикология һәм фразеология

Тел белеменең бер бүлеге буларак лексикология. Тел берәмлеге буларак сүз, аның лексик мәгънәсе. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Синонимнар, антонимнар һәм омонимнар. Татар теленең синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре.

Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр.

Кулланылу өлкәсе буенча сүзлек составы: гомум кулланылыштагы сүзләр. Диалекталь сүзләр. Терминнар һәм һөнәри сүзләр. Жаргон сүзләр, сленг.

Кулланылу ешлыгы буенча сүзлек составы: актив һәм пассив сүзләр, иске сүзләр, тарихи сүзләр, яңа сүзләр.

Тел белеменең бер бүлеге буларак фразеолология. Фразеологизмнар. Фразеологик сүзлек.

2. Сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, кулланылу өлкәсе буенча, кулланылу ешлыгы буенча бүлә белү.

Сүзләрне тиешле ситуациягә карап һәм урынлы файдалану.

Сүзләргә лексик анализ ясау.

Уку эшендә төрле (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, этимологик, фразеологик) сүзлекләрдән файдалану.



Морфолоия

Тел белеменең бер бүлеге буларак морфология.

Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.

Хәбәрлек сүзләр.

Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: кисәкчәләр, ымлыклар, модаль сүзләр.

Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр.

2. Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсенә, морфологик һәм синтаксик билгеләренә карап билгеләү. Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау. Синтаксис



  1. Тел белеменең бер бүлеге буларак синтаксис, аның төп берәмлекләреннән сүзтезмәләр һәм җөмләләр.

Сүзтезмәләрнең төрләре, иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнү юллары.

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Тиңдәш кисәкләр. Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.

Гади җөмлә төрләре: бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким, раслау һәм инкарь җөмләләр.

Кушма җөмләләрнең төрләре: тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләр. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Күптезмәле кушма җөмләләр.

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре.

Туры һәм кыек сөйләм.


  1. Төрле сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә синтаксик анализ ясау, аларны сөйләмдә урынлы куллану. Сөйләмне җанландыру һәм матурлау өчен, җөмләләрдә синонимия күренешеннән файдалану.

Орфография һәм пунктуация

  1. Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак орфография.

Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы.

Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу.

Баш хәреф һәм юл хәрефләрен дөрес язу.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

Орфографик сүзлекләрдән файдалану.

Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация.

Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте.

Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.


  1. Ана теле дәресләрендә укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерү. Телдән һәм язма сөйләмдә аларның әһәмиятен аңлау. Җөмләдәге тыныш билгеләрен кирәкле урында куя белүдә интонациянең әһәмиятен аңлау.

Укучыларның орфографик һәм пунктуацион сәләтләрен үстерүдә орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану. Стилистика

Функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре.

Аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнү: темасын сайлау, максат һәм бурычларын билгеләү; тел чараларын тыңлаучыларның үзенчәлекләрен истә тотып сайлау.

Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр.

Төрле стиль һәм жанрга караган текстлар белән эшләү.

Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.



Тел һәм мәдәният

  1. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихының үзара бәйләнешен, аның Россиядә яшәүче башка халыклар белән бәйләнешен һәм тоткан урынын аңлау.

Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.

  1. Ана теленең милли-мәдәни эчтәлекле берәмлекләрен билгеләү, аларның мәгънәләрен төрле – аңлатмалы, этимологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә ачыклау.

Татар сөйләм әдәбенә караган кагыйдәләрне көндәлек тормышта һәм укуда файдалана белү.

Татарская литература (татарская группа)

Әдәбият тарихы

Әдәбият тарихын өйрәнү халык авыз иҗатыннан башлана. Халык авыз иҗаты

Халыкның милли рухи культура хәзинәсе буларак халык авыз иҗаты. Фольклор әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләренең зур урын тотуы. Халык иҗатының язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынты ясавы. Фольклорның төп жанрлары. Әкиятләр. Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар. Мәзәкләр. Җырлар. Бәетләр. Риваятьләр һәм легендалар.



Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының мифологиягә һәм халык авыз иҗатына нигезләнүе.

Ислам дине идеологиясе белән сугарылуы. Шәрык әдәбиятлары йогынтысы. Күчмә сюжетлар. Әсәрләрнең тематик төрлелеге һәм проблематикасы: гадел хөкемдар, кеше һәм Алла, шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте, илаһи мәхәббәт һәм җир мәхәббәте, гаделлек, миһербанлылык, сабырлык. Әдәбиятта дини-әхлакый, суфыйчыл һәм дөньяви карашларның үрелеп баруы. Жанрлар төрлелеге.

ХIХ йөз әдәбияты

Бер яктан, урта гасыр әдәбияты традицияләренә нигезләнүе, икенче яктан, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле яңа сыйфатлар белән баюы: реализм юлына чыгу, яңа төрләр һәм жанрлар барлыкка килү, сурәтләүнең яңа алым-чараларына мөрәҗәгать итү. Мәгърифәтчелек чоры әдәбиятының үзенчәлекләре. Һәртөр искелеккә каршы көрәшеп, идеал кеше образы тудырылу. Әдәбиятның чынбарлык проблемаларына мөрәҗәгать итүе. Яңа заман сүз сәнгатенә нигез салыну.



ХХ гасыр татар әдәбияты

Иҗтимагый-тарихи вакыйгаларның әдәбиятка тәэсире. Татар сүз сәнгатенең Шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Кеше һәм җәмгыять проблемасы.Чынбарлыкны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Әхлакый һәм фәлсәфи эзләнүләр. Яңарыш чоры әдәбиятының әһәмияте.

Совет чоры татар әдәбиятының каршылыклы үсеше. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. Бөек Ватан сугышы һәм татар әдәбияты. Илленче еллар ахырыннан башлап әдәбиятта сыйфат үзгәрешләре башлану. Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алгы планга чыгуы. Әдипләрнең заман проблемаларына актив мөрәҗәгать итүе. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең әдәбиятта чагылышы.

Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар

Матур әдәбиятның тормышны танып белүнең бер формасы булуы һәм анда кеше рухи дөньясының байлыгы, күптөрлелеге чагылуы. Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре. Сүз сәнгатенең төп асылы (әхлаклылык, миһербанлылык тәрбияләү, яшәүнең төп принципларын, дөньяга дөрес караш, эстетик зәвык формалаштыру һәм, гомумән, гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыру).

Матур әдәбиятның иҗтимагый һәм мәдәни тормыштагы урыны. Татар әдәбиятының милли үзенчәлеге, гуманистик эчтәлеге, традицияләр дәвамчанлыгы һәм яңачалык. Татар әдәбияты мөрәҗәгать иткән тема-мотивлар, гомумкешелек кыйммәтләре.

Төп әдәби-теоретик төшенчәләр

Сүз сәнгате буларак әдәбият. Язма әдәбият һәм фольклор. Халык авыз иҗаты жанрлары.

Әдәби төрләр һәм жанрлар. Әдәби образ.

Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт, автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.

Әдәби әсәрнең теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж. Портрет. Юмор һәм сатира.

Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.



Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:

  • Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрле төрләре (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

  • әсәрләрне анализлау һәм шәрехләү;

  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә (отзыв) язу;

  • сочинение элементлары белән изложение язу;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу;

  • тема, проблема, жанр уртаклыклары нигезендә татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү;

  • рус телендәге әдәби текстларны татарчага һәм киресенчә тәрҗемә итү. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

  • сүз сәнгатенең образлы табигате;

  • өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеге;

  • классик әдипләрнең (Г.Тукай, Г.Камал, Ф. Әмирхан, М.Җәлил) тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары;

  • өйрәнгән әдәби-теоретик төшенчәләр;

  • әдәби текстны кабул итү һәм анализлау;

  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгару, укыган буенча тезислар һәм план

төзү;

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклау;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен ачу;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку;

  • кабатлап сөйләүнең төрләреннән файдалану;

  • өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерләреңне дәлилли белү;

  • укыган әсәрләргә бәяләмә (отзыв) язу;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү;

  • эстетик зәвыкка туры килә торган әдәби әсәрләрне сайлау һәм аларны бәяләү;

аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият,

вакытлы матбугат, Интернет чаралары һ.б. аша эзләү.



«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы

5 сыйныф (13 әсәр) Татар әдипләренең әсәрләре:

К. Насыйри “Патша белән карт”;

Г. Тукай “ Су анасы”;

Г. Ибраһимов “Яз башы”;

М. Җәлил “Алтынчәч” (өзек);

Ф. Кәрим “Кыр казы”;

Ф. Хөсни “Чыбыркы”;

Ф. Яруллин “Зәңгәр күлдә ай коена”; М. Әгъләм “Матурлык минем белән”;

Н. Дәүли “Бәхет кайда була?”.

Биографик белешмәләр: К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Җәлил.

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре:

А. Платонов “Ягъфәр бабай”;



6 сыйныф (13 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Шүрәле”, “Туган авыл”;

М.Гафури “Ана”;

Һ. Такташ “Мокамай”;

М. Җәлил “Имән”, “Чәчәкләр”;

Ә. Еники. “Матурлык”;

Г. Бәширов “Сабантуй”;

И. ГазиОнытылмас еллар”(өзек);

М. Мәһдиев “Фронтовиклар”(өзек);

Биографик белешмәләр: Һ. Такташ, Ш. Маннур, М. Гафури, Ә. Еники, М.Мәһдиев. (ике әсәр буларак карала)

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А.Чехов “Анюта.



7 сыйныф (14 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Милли моңнар”;

Г. Ибраһимов “Табигать балалары” (өзек);

С. Хәким “Бакчачылар”;

Һ. Такташ “Алсу”;

Ф. Кәрим “Бездә яздыр”;

Г. Кутуй “Рәссам”;

Ә. Еники “Кем җырлады?”;

Г. Бәширов ”Менә сиңа мә!”;

И. Гази “Йолдызлы малай”;

М. Мәһдиев “Без - кырык беренче ел балалары”(өзек);

М. Галиев “Нигез” (өзек);

Т. Миңнуллин “Монда тудык, монда үстек” (өзек);

Биографик белешмәләр: Г. Тукай, С. Хәким, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники (бер әсәр буларак исәпләнә).

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А. Пушкин “Кышкы кич”,



8 сыйныф (15)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г.Тукай “Пар ат”;

Г. Ибраһимов “Алмачуар”;

Ш. Камал “Буранда”;

С. Хәким “Җырларымда телим”;

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”;

Ш. Маннур “Муса”(өзек);

Г. Афзал “Юл газабы”, “Йөз кабат”;

М. Мәһдиев “Кеше китә, җыры кала” (өзек);

Ф. Садриев “Бәхетсезләр бәхете” (өзек);

М. Әгъләм “Каеннар илендә”;

Р. Харис “Ике гөл”

Т. Миңнуллин “Моңлы бер җыр”(өзек).

Биографик белешмәләр: Г. Афзал, Ф. Садриев, М. Әгъләмов, Т. Миңнуллин (бер әсәр буларак исәпләнә).

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А. Куприн “Олеся”(өзек).



9 сыйныф (15 әсәр)

Татар әдипләренең әсәрләре:

Г. Тукай “Ана догасы”;

Г. Ибраһимов “Сөю-сәгадәт”;

Ф. Әмирхан “Хәят” (өзек); Г. Камал “Беренче театр”;

Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”;

Г. Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”(өзек);

А. Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”(өзек);

Г. Афзал “Өф-өф итеп”;

Р. Мингалим “Сап – сары көзләр”;

Р. Әхмәтҗанов “Сандугач керде күңелгә”, “Әкияттән”;

Ш. Хөсәенов “Әни килде”.

Биографик белешмәләр: Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, А. Гыйләҗев, Г. Камал, Ш. Хөсәенов, Р.

Мингалим.

Рус язучыларының тәрҗемә әсәрләре: А. Пушкин “Пәйгамбәр”.

Татарский язык (русская группа)

Тыңлап аңлау Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге

буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү; зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.



Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү; аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү,

ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү; терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү; татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.



Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү; конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү; монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик

нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү; өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү; өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү. Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку; текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү; таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү; таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү. Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү; конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү; прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.



5 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту.

Китапханәдә.


Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь–Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Мин – өйдә булышчы.

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Кем эшләми - шул ашамый.



Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Дуслар белән күңелле.

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.



Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.



Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токым нары, кыяфәтләре, гадәтләре.



Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,

кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.



Без спорт яратабыз.

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт белән шөгыльләнү.


Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.





5нче сыйныф

  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.

  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.

  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

  8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.

  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

10.Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

11.Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

12.Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2 нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.

13.Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

14.Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану

15.Эшләргә телим – төзелмәсен сөйләмдә куллану.

16.Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

17.Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.



6 нчы сыйныф



Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Яңа уку елы башлана

Көз җитте, яңа уку елы башлана. Бу минем мәктәбем. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Китаплар дөньясы, китапханәгә бару, китап алу. Китапларга сак караш.



Көз вакытын сурәтли белү. Яңа уку елы башлану, аңа әзерлек, мәктәп турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү. Китапның ни өчен якын дус, киңәшче икәнен сөйли белү. Китапның нәрсә турында, авторы кем икәнен әйтә белү. Китап укырга киңәш бирә белү. Китапханәгә язылу өчен анкета тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый, нәрсә турында икәнен сорый, сөйли белү. Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү. Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Мин - зур ярдәмче

Өй эшләре, өлкәннәргә булышу. Яхшы эшләр. Дуслар белән бергә эшләү.



Өйдә нинди эшләр эшләүнең кирәклеген, нинди эшләр эшләргә яратканыңны, эшләргә теләгәнеңне, ничек булышканыңны сөйли белү. Эшне эшләргә инандыра, ышандыра белү. Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү. Образларга бәя бирә, кешенең характер сыйфатларын әйтә белү.

Дуслар белән күңелле

Минем дустым. Чын дус нинди була? Дуслык югалу. Әләкләшү, мактану –



“Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди?” проблемалары буенча сөйләшү.

начар гадәтләр. Дуслар белән бергә ял итү. Кунакларны сыйлау. Туган көн. Төрле рецептлар.

Туган көнгә өстәл әзерләү, өлкәннәргә хөрмәт турында сөйләшү. Әнинең туган көне, аңа булышу турында сөйли белү. Төрле рецептларны сөйли белү.



Туган җирем - Татарстан

Туган ил, туган җир төшенчәләре. Татарстанның табигате. Татарстан республикасының дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр, төрле телләрдә сөйләшү. Халыклар дуслыгы. Татарстанның башкаласы Казан, аның музейлары, театрлары. Татар сәнгатенең күренекле вәкилләре.



Туган ил, туган җир төшенчәләре турында сөйли белү. Россиядәге, Татарстандагы диңгезләрне, елгаларны, шәһәрләрне атый белү. Татарстанның табигатен сурәтли белү. Татарстан республикасының дәүләт символлары турында белешмә бирә белү. Татарстанда яшәүче милләтләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү. Татарстанда халыкларның дус яшәве турында сөйли белү. Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү. Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.


Табигать белән бергә

Нәрсә ул табигать? Табигатьнең безгә файдасы. Табигатьне саклау. Кошлар дөньясы. Хайваннар дөньясы. Кыргый хайваннар. Дүрт аяклы дусларыбыз.



Табигать, аның кешеләргә файдасы турында сөйләшү. Кешеләрнең урманга салган зыяны, табигатьне саклау турында киңәшләр бирә белү. Кошлар, хайваннар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре, аларны саклау, карау турында сөйләшү.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл Спорт төрләре. Спорт белән шөгыльләнү. Олимпия уеннары.

Сәламәт булу кагыйдәләре.



Спорт төрләре һәм нинди спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйли белү. Олимпия уеннары, кайда барлыкка килгәнен, нинди уеннар булуын, олимпия уты, олимпия флагы турында сөйли белү. Сәламәт булу өчен, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген сөйли белү.

Кешенең еш авыру сәбәпләрен әйтә, аңа авырмаска киңәшләр бирә белү. Табибта кай җирең авырту турында сөйләшү.



Светофор – минем дустым

Юлда сак булу. Юл йөрү кагыйдәләре.





Ни өчен юлда сак булырга кирәклеген әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү. Юл йөрү кагыйдәләрен сакларга киңәш бирә белү.



6 нчы сыйныф

  1. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.

  2. -лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  3. Рәвеш – сүз төркеме белән таныштыру.

  4. Сорау, күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

  5. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  7. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен танырга өйрәтү.

  8. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  9. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

10.Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышы.

11.Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.



7 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем һәм тормыш

Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә тоту. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар.



Яңа уку елындагы яңалыклар, җәйге ялны ничек уздыру, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү. Начар билгегә үз карашын әйтә белү. Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту, яхшы уку серләре, яхшы уку өчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Без бергә ял итәбез

Буш вакыт: файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы. Яшүсмерләрнең мөнәсәбәтен дә алдашу, ялганлашу. Яшьтәшләр белән бәйрәмнәрне оештыру,

уздыру


Буш вакыт. Буш вакытны файдалы, файдасыз үткәрү. Яшьтәшләрнең үз-үзләрен җәмгыять урыннарында тотышы турында сөйләшү, бәя бирә белү.

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Спорт түгәрәкләренә йөрү, спорт уеннарында катнашу, спорт чараларын, тапшыруларын карау турында сөйләшү.



Өлкәннәр һәм кечкенәләр

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәтләре. Өлкәннәрдән рөхсәт сорау. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү.



Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте, кушкан эшкә җаваплы караш турында сөйләшү. Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне, кайчан кайтасыңны әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү. Гаиләдә бергә бәйрәмнәр үткәрү, әти-әниләрне бәйрәм белән котлау турында сөйли белү.

Без Татарстанда яшибез

Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Татар композиторы, Сара Садыйкова.



Татарстанның табигате, аның табигый байлыклары турында сөйли белү. Туган як табигатенә карата үз фикереңне белдерә белү.Татарстанның территориясе, аның географик урыны. Атаклы композитор Сара Садыйкова турында сөйли белү.



7 нче сыйныф

  1. Ясалышы буенча сыйфат төрләре.

  2. Рәвеш төркемчәләре.

  3. Теләк фигыльнең 1нче зат берлек һәм күплек сан формалары.

  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.

  5. Хәл фигыль белән таныштыру.

  6. Исем фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  7. Җыючы (һәм, да-да, та-та,ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.

  8. Ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.

  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.

10.Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

8 нче сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр

саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Күп укыган – күп белер.

Классташларның укуы, билгеләр

алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Яхшы уку серләре , яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү.


Класташларыңның белем алуга карашын, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар турында сөйли белү. Яхшы укуга карата мөнәсәбәтнеңне белдерә белү.

Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тарихын сөйли белү.



Мин һәм минем яшьтәшләрем. Яшьтәшләрең белән аралашу. Яшьтәшләр белән аралашу кагыйдәләре. Яшьтәш ләрнең тышкы кыяфәте һәм эчке сый фатлары. Матур киенү серләре. Яраткан шөгыльләр: музыка, бию, рәсем ясау, уку һ.б.

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү. Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү. Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Яраткан музыкаң, җырчылар, турында сөйли белү.





Табигать һәм кеше.

Табигать төшенчәсе. Бүгенге экологик проблемалар. Табигать байлыгы.

Урман – кешенең якын дусты.

Табигать һәм без,

табигатьтәге кызыклы күренешләр


Табигать төшенчәсе, бүгенге экологик проблемалар, табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать байлыгы, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү



Туган җирем – Татарстан

Татарстанның табигате. Татарстанның башкаласы Казан, аның бүгенге йөзе: башкаладагы үзгәрешләр, спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи урыннары.



Татарстанның табигате турында мәгълүмат бирә белү. Казан шәһәре, андагы яңа үзгәрешләр турында сөйли белү. Казан шәһәрендәге спорт корылмалары, ял итү урыннары, тарихи истәлекләр турында әңгәмәгә керә белү.



8 нче сыйныф

  1. Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.

  2. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.

  3. Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.

  4. Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.

  5. Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.

  6. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.

  7. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  8. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләне таный, аера белү.

  9. Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.



9 нчы сыйныф

Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без Татарстанда яшибез.

Татарстан турында гомуми белешмә. Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче



Татарстан турында гомуми белешмә бирә белү: Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләре, Татарстан дәүләтенең символлары, аларның авторлары

милләтләр. Татарстанның икътисади үсеше. Татар музыка сәнгате. Татар театр сәнгате, аның тарихы, бүгенге торышы. Татарстанда чыга торган

газета-журналлар



турында сөйли белү. Татарстан промышленносте продукцияләре турында әңгәмәгә керә белү.

Харис Якупов иҗаты турында сөйли белү. Татар музыка сәнгате вәкилләре: Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында әңгәмә кора белү. Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү. Тормышыбызда театр роле турында фикер алышу. Татарстанда чыга торган газетажурналлары турында белешмә бирә белү



Һөнәр сайлау.

Төрле һөнәр ияләренең хезмәте. Хезмәт базарындагы ихтыяҗ. Яшүсмерләрнең эшкә урнашуы. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы. Үз гаилә членнарының профессияләре. Төрле профессияләргә хас сыйфатлар. Үзеңә ошаган профессия. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда

әзерләнә торган һөнәрләр


Төрле һөнәр ияләренең хезмәте, хезмәт базарындагы ихтыяҗы булган һөнәрләр турында әңгәмә кора белү. Яшүсмерләрнең эшкә урнаша алу вакыты, рөхсәт ителгән хезмәт төрләре турында сөйләшү. Уңышлы һөнәр сайлау шартлары турында әңгәмә кора белү. Гаилә әгъзаларының һөнәрләре, төрле һөнәрләргәгә хас сыйфатлар турында фикер алышу. Үзеңә ошаган профессияне яклый белү. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр, уку үзенчәлекләре турында белешмә бирә белү.

Сәламәтлек – зур байлык

Сәламәт яшәү рәвеше. Спорт белән шөгыльләнү. Дөрес туклану. Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга?

Гаджетомания.


Сәламәт яшәү кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган чаралар, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләшү.

Зарарлы гадәтләр, аларны булдырмау, алардан котылу юллары турында сөйли белү. “Зарарлы гадәтләрдән тыш яшәү – заманча яшәүме?” проблемасы буенча әңгәмә кора белү. Кәрәзле телефон, плеерларны куллану, компьютер уеннары, аларга бәйлелек турында сөйләшү



Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый.

Бөек Ватан сугышы. Татарстанның Советлар Союзы геройлары. Муса Җәлил һәм Андре Тиемрманс. Моабит дәфтәрләре. Җәлилчеләр. 9нчы Май – Җиңү көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннарына хөрмәт



Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә, 9нчы Май – Җиңү көне турында сөйли белү. Татарстан уллары һәм кызлары – Советлар Союзы геройлары: Муса Җәлил, җәлилчеләр, Мәгубә Сыртланова, Газинур Гафиятуллин турында әңгәмә кора белү. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар, аларга хөрмәт күрсәтү турында сөйләшү



9 нчы сыйныф

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, аларга сорау куя,аера белү.

  2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.

  3. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.

  4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.

  5. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен урын җөмлә, вакыт җөмлә, сәбәп җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы кулланылуына ирешү.

  6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя һәм аларны тиешле интонация белән әйтә белү.

Каталог: upload -> storage
storage -> Горшкова Наталия Анатольевна тренер
storage -> Ротавирусная инфекция
storage -> По инициативе совершеннолетнего обучающегося или родителей
storage -> Положение разработано в соответствии с
storage -> Бронхиальная астма
storage -> Программа по предмету «Музыка» для 7 класса разработана на основе нормативных документов
storage -> Вопросы для диф
storage -> К рабочей программе по химии (профильный уровень) 10-11 класс
storage -> Министерство внутренних дел по республике татарстан республикасы


Поделитесь с Вашими друзьями:
1   ...   25   26   27   28   29   30   31   32   ...   53




База данных защищена авторским правом ©vossta.ru 2022
обратиться к администрации

    Главная страница